Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 30 май 2013 яңалыклары

    • 30 май 2013 - 09:15
      Алар бәхет серен беләләр
      Лашман авылында яшәүче Хәниф һәм Миңнегөл Гыйматдиновларның никахка кергән көннән бирле 60 ел гомер үтеп тә киткән. - Хәниф абыең миңа беренче хатын Морзе азбукасы белән язып җибәргән иде,- дип елмаеп, искә алды, узганнарны Миңнегөл апа. - Ул армиядә радист булган. ...Хәниф абыйны 1944нче елны армиягә алалар. Ерак Көнчыгышта хезмәт...
    • 30 май 2013 - 06:12
      Исерекнең тормозы юк
      23нче май көнне, көндезге икенче яртыларда, Лениногорск-Чирмешән автоюлының 87нче километрында (Түбән Чегодай һәм Югары Чегодай авыллары арасындагы тау бите) юл һәлакәте булып, авариядә алган җәрәхәтләрдән бер кеше үлде. - Урманасты Үтәмеш авылыннан булган йөртүче әлеге урында тизлекне нык арттыра һәм, нәтиҗәдә, ВАЗ-21099 автомашинасы юл кырыена төшеп әйләнеп каплана,- ди район...
    • 30 май 2013 - 04:18
      Үзеңә зыянга эшләп булмый бит инде
      Авыл хуҗалыгына игътибар аз. Бу хакта еш сөйлиләр һәм язалар. Тик, минемчә, авыл халкының конкрет ярдәм генә тойганы юк. Авылда яшәүчеләргә терлек асрап, яшелчә үстереп тә табыш алырга мөмкин, диләр. Тик ул җитештергән продукцияне сатарга, урнаштырырга урын юк, яки аны ниндидер тиеннәргә җыеп алалар. Әйтик, бүген, бер килограмм сөт өчен...
    • 30 май 2013 - 03:57
      Төзергә дә, сатып алырга да була
      Май аенда тагын ике якташыбызга-торак шартларын яхшырту хокукына ия ветераннарга федераль бюджеттан субсидия күчү турында белдерүкәгазе килгән. Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Разыя Талипова Лашманда, гомер иткән йорты янында яңа өй салдырмакчы. Ә менә шул ук авылда яшәүче Хәниф Гыйматдиновка шәһәрдә квартира алырга ниятлиләр. Район буенча тагын 11...
    • 30 май 2013 - 03:47
      Елга суы күлгә керә
      Җомга көн киченнән алып чәршәмбегә кадәр район үзәгендәге күл суы чама белән бер метрга күтәрелгән. Саеккан күлгә су тутыру өчен Чирмешән елгасыннан 300 метрга якын торба сузганнар. Насосларны җомга көн кичке буйда кабыздылар. - 1нче мәктәп тирәсендә юл аша торба сузганнан соң Совет урамының бер өлешендә транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнде....