Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәттә зират өстен чапкыч белән чистарттылар

Короновирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында күмәк өмәләр уздыру тыелса да, тирә-юньдә тәртип салу да кирәк.

Туймәт авылы халкы быел да, Рамазан ае башланыр алдыннан, авыл зиратында, барлык саклык чараларын күреп, чистарту эшләре уздырды.

-Элеккеге кебек күмәкләп җыелмаска сөйләштек, берничәшәр кеше килеп, аерым мәйданнарга тәртип салды. Берничә көндә зират өсте чистарып калды, - ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. - Безнең хәзер зират өстен чистарту өчен үзебезнең триммерыбыз бар. Аны авылдашыбыз Рияз Шәрифуллин бүләк итте. Көчле инструмент печәнне генә түгел, агач үсентеләрен дә кисә. Ул зират өстендәге эшләрне бермә-бер җиңеләйтте. Без Рияз Вәлиәхмәт улына бик рәхмәтле.

Зират өстен чистартырга ниятләгән кеше, читтән кайтучылар да, кирәк булганда триммерны кулланып тора ала. Моның өчен авыл имамы Ильяс хәзрәт Әһлиуллинга яки авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримовка мөрәҗәгать итәргә була. Триммер авыл Советы җирлеге бинасында махсус бүлмәдә саклана.

Сүз уңаенда, Рияз Шәрифуллин үткән ел авылдашларына бораулау җайланмасы (бур) бүләк иткән. Аны кыш көннәрендә, туң җирдә кабер казу өчен кулланалар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев