Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәт күлендә берничә елдан балык та тотарлар

Туймәт авылында янгын куркынычсызлыгы өчен дип ясалган күл буе, чын мәгънәсендә, ял итү комплексына әйләнгән.

Әрәмә ярларыннан бәреп чыккан чишмәләрнең сулары шул күлгә җыела.

-Халык телендә “Бака күле” дип аталып йөргән күлне элек, һәр язда ташу сулары юып алып китә иде. Хәзер аның дамбасын ныгытып ясадык, андый куркыныч юк, - диде Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. – Әлеге эшләрнең инициаторы һәм иганәчесе дә Рамил абый Кәримов. Үткән ел бирегә керкә (форель) һәм ак амур (белый амур) маймычлары – вак балыклар җибәрдек. Әлегә балык тотарга ярамый, үскәннәрен көтәбез. Бу урыннар коену өчен җиһазландырылмаган. Ә менә ял итүчеләргә бик матур урын барлыкка килде.

Авыл ир-атлары белән бергәләп, өмә оештырып, күлнең тирәсен киртәләп алганнар. Уртак тырышлык белән шалаш, сәхнә, балаларга уен өйчеге, басма ясаганнар. Яр буйларына ком да таратылган.

Тереклек бар күлгә челәннәр дә ияләшкән. Алар тирә-юньгә үзенә бер ямь бирә.

-Матур да, файдалы да урын ясалды, -диде Айдар Бәхтияр улы. – Күл буена җәй дә, кыш та техника белән керерлек юл бар. Су алу өчен техника белән якын ук килергә була, чишмәнең суы агып төшә торган урыны кыш көне дә туңмый.

фото: Айдар Кәримов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авылнын кай жирендэ бу