Туймәт авылы зиратында төзелеш эшләре бара.
Биредә игелекле якташлары Роберт Фәссахов ярдәме белән зиратка төп керү юлындагы капка яңартылган, кирәк-ярак кую өчен яңа будка кайткан. Бүген биредә тротуар җәяләр. Ул мәңгелек йортның өч капкасын тоташтыра. Тротуар аслыгы бетонланган, аның өстенә брусчатка түшиләр. Юл кырыйларына чүп контейнерлары да куелачак.
Айдар Кәримов фотосы
Нет комментариев