Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов авылдашы Наилә Шаһидуллинага 2024 елның беренче яртысына “Безнең Чирмешән” газетасына подписка бүләк итте.
Ике улы махсус хәрби операциядә катнашучы анага бу көтелмәгән бүләк булды.
-Мин район газетасын яратып укыйм, тик соңгы елларда аңа квитанция тутырырга, ничектер, җай чыкмый иде. Элек тә, шәһәрдә яшәгәндә, әтиләргә кайткач, “Безнең Чирмешән”не күзәтеп бардым, - диде Наилә Нургали кызы. – Мине шулай сөендергән өчен, Айдар Бәхтияр улына бик зур рәхмәт. Газетада махсус хәрби операциядә катнашучы улларыбызга ярдәм хакында да еш язалар, аларны да кызыксынып укыйм.
Әмил Гайнанов фотосы.
Нет комментариев