Түбән Кәминкә китапханәчеләре пластик шешәләрдән гөл чүлмәкләре ясаган
Безнең районда

Түбән Кәминкә китапханәчеләре пластик шешәләрдән гөл чүлмәкләре ясаган

“ЭкоЯЗ-2026” республика конкурсында катнашучылар “Экологик илһам калейдоскобы” акциясе кысаларында икенчел чималдан эшләнмәләр: декор, көнкүреш әйберләре, уенчыклар, кием-салым һәм аксессуарлар ясаганнар.

Түбән Кәминкә авыл китапханәсе укучылары пластик шешәләрдән бүлмә гөлләре өчен чүлмәкләр эшләгәннәр. Бәркәтә авылы китапханәсендә дә кирәксез газеталарга урын тапканнар – алардан вазалар үргәннәр. Әккәрәй авылы мәдәният йортында пластик шешәләрдән “камкагач” һәм капкачларыннан “елан” ясау буенча мастер-класс узган. Бу гади шөгыль генә түгел, ә кирәкмәс әйберләргә “икенче гомер” бирү.


Нет комментариев