Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

ТР Президенты йөкләмәсе буенча республика укучыларына 2 мең планшет биреләчәк

Әлеге җиһазларны беренче чиратта күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге 9, 10 һәм 11 сыйныф укучыларына тапшырачаклар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың төрле район укучылары ике меңнән артык компьютер җиһазларын дистанцион укуда  бушлай файдалану өчен алачак. 13 апрельдән планшетлар күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге укучыларга тапшырыла. Беренче чиратта, кирәкле техника 9 нчы, 10 һәм 11нче сыйныф укучыларына бирелә, дип яза  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

13 апрельдә 930 планшетны дистанцион режимда уку өчен Питрәч, Балтач, Тукай, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Лаеш, Апас, Түбән Кама, Арча һәм Тәтеш районнары, шулай ук Алабуга һәм Казан мәктәпләре (691 планшет) алды.

Бүген техника республиканың 21 муниципалитетына җибәреләчәк. Мәсәлән, 9-11 сыйныф укучылары өчен 354 планшет Чаллыга юллана.

Бүген тагын 40 планшетны Татарстанның Әлки районы алды. Үз-үзеңне изоляцияләү чорында республиканың 480 мәктәбе укучыларга уку елы ахырына кадәр 2 мең берәмлек компьютер техникасы тапшырды. Югары уку йортлары ректорлары 11 сыйныф укучылары өчен 100дән артык планшет бүләк итте, алар нигездә авыл мәктәпләрендә укучылар.

Татарстанда 6 апрельдән барлык мәктәп укучылары да дистанцион режимда белем ала. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында аңлатуларынча, һәр мәктәп, үз мөмкинлекләреннән һәм белем бирү программасыннан чыгып, балаларны өйдә укытуны оештыра.

фото: Надежда Гордеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев