Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкәдә суган уңышын җыя башладылар

Түбән Кәминкәдән Азат һәм Хәлимә Гайнуллиннар бакчаларындагы орлык суганнарын йолкып, бәйләп, киптерергә дә элә башлаганнар.

-Мин аларны, өлгерүләренә карап, йолкып, түтәлләргә салам, ә берәр тәүлек кипкәннән соң, бәйлим дә ышык урынга элеп куям, - ди Хәлимә апа. –Мәшәкатьле инде, шулай да, гаилә бюджетына өстәмә акча керәчәген белгәч, эшлисе килеп тора. Дөрес, быел орлык суганы бик эре түгел, шулай да тук, нык. Аш суганы үстерү өчен өч ел вакыт кирәк бит. Беренче елны кара орлык ясыйсың, икенчесендә аңардан орлык суганы үстерәсең, өченче елда гына аш суганы җитешә.

Гайнуллиннар быел орлык суганнары мәйданын бераз киметкәннәр. Ике килограмм “кара“ орлыкны, кар суы кипкәнче, 13 апрельдә үк туфракка күмдергәннәр. Үткән ел өч килограмм “кара” орлык чәчкән булганнар. Шуннан 300 килограмм суган үстереп, 60 мең сум керем алаганнар.

-Орлык суганын урнаштыруның әллә ни авырлыгы юк, үз клиентларыбыз бар, - ди хуҗабикә. – Азатның шәһәрләрдә яшәүче туганнарына заказ бирәләр. Яз көне орлыкны Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләренә илтеп бирәбез. Хәзер аш суганын сату авыр, шуңа аны күп чәчмибез, туганнарга, балаларга һәм үзебезгә җитәрлек кенә үстерәбез.

Гайнуллиннар елдан-ел суган үстерү буенча камилләшә. Җирне Азат абый мотоблок белән эшкәртә. Түтәлләргә буразна яру өчен махсус җайланма ясаганнар, шунда орлыкларны сибеп күмдерәләр. Җирне тыгызлау өчен дә җиңел алым уйлар тапканнар, түтәлләр өстеннән аучы чаңгысы белән йөреп чыгалар.

Кышын дөрес сакланган суган орлыгы – мул уңыш нигезе. Бәйләмнәрдә килеш кипкән суганны, август ахырларында, көннәр җылы торганда өйгә кертәләр. Гайнуллиннар аны саклау өчен аерым бүлмә – чоланда махсус киштәләр ясаганнар. Бәйләмнәрне шунда тезеп тә, элеп тә куялар. Орлыклары яхшы кышлый

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев