Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкәдә яшәүче Гарифуллиннарның кишер орлыклары тишелә дә

Түбән Кәминкә авылында яшәүче Сания һәм Рифкать Гарифуллиннарның бакчаларында суган, кишер түтәлләрен апрель башында ук ясаганнар.

-Тау битендәге бакчабыз кардан ачылуга, апрель башындагы беренче җылы көннәрдә үк чәчтек яшелчәләрне, инде баш төрткәннәрен генә көтәсе калды, - дип елмая Рифкать абый. - Бакча эшләрендә балалар булыша. Җирне мотоблок белән йомшартып, орлыкларны җиргә күмдереп тә куйдык. Хәзер суганны, элеккеге кебек, бакча тутырып чәчмибез бит инде, үзебезгә һәм балаларга җитәрлек кенә.

Гарифуллиннар якын көннәрдә теплицаларындагы кыярларны авыз итәргә ниятләп торалар. Алар сатып алган кыяр үсентеләрен апрель башында теплицага утыртканнар, помидорлары да чәчәктә утыра.

-Әлегә төннәрен салкын, шуңа теплицага җылыткыч куярга туры килә. Кыярлар бер өлгерә башлагач уңышны мул бирә, безнең зур гаиләбезгә дә җитә, - ди бакчачы. - Үткән ел бу вакытта кыярлар иртәрәк өлгергән дә иде диярлек.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Кәминкә