Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкәдә билгесез ерткыч үрдәкләргә һөҗүм иткән

Түбән Кәминкәдән Марат һәм Гөлнара Гарифуллиннарның үрдәкләрен төнлә ниндидер җанвар буып чыккан.

-Иртән үрдәкләр ябылган иске мунчаны ачып җибәргәч артыма утыра яздым. 20 мулардның 18се кайсы кая тәгәрәп ята. Икесе исән, тик алары да яралы, - диде хуҗабикә. - Ишекне ачу белән алар бакчага чыгып качты, куркынганнар, ашамыйлар да. Һөҗүм итүче җәнлек кошларның муеннарын тешләп каннарын гына эчкән, түшкәләр исән.

Хуҗалар җанварның үзен күрмәгәннәр, сасы көзәндер дип уйлыйлар. Гарифуллиннар янында ук агачлык булса да, төлке түгелдер диләр, чөнки үрдәкләр ябылган урынның ишеге яхшы ябулы.

-Бик жәл инде, август аенда бер айлык килеш алган идек, бик матур үстеләр, үзебезгә насыйп булмаган шул, - дип куйды Гөлнара.

Берәр атна элек монда икенче бер хуҗалыкның 15 тавыгын һәм әтәчләрен буып чыккан булганнар.

фото: Гөлнара Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    телке буган

    • аватар Без имени

      0

      0

      безнен былтыр 10 таукны буып чыккан иде