Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе матбугатка яздыру буенча бик яхшы эшли

2018 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу өчен бер айдан артыграк кына вакыт калып бара. Район буенча 12500 данә матбугат басмасына яздыру планы йөкләнгән, әлегә ул 20 процентка үтәлгән.

-Газета-журналларга яздыру кампаниесе башлану белән актив эш башлаучы элемтә бүлекчәләре дә бар. Әйтик, Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе, һәрвакыттагы кебек, быел да алда, тиешленең яртысы кадәр квитанция тутырырга өлгергәннәр дә, - ди район элемтә бүлекчәсе начальнигы Любовь Фәтхетдинова. - Ивашкино элемтә бүлекчәсе дә алардан бераз гына калыша. Чирмешәндә планның 30 проценты чамасы заказ кабул ителде. Ә менә Күтәмә һәм Иске Кади элемтә бүлекчәләрендә әле планның 10 проценты да буйсындырылмаган.

Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе Югары Кармалка, Түбән Кармалка, Чумачка авылларындагы 300ләп йортка хезмәт күрсәтә. Алар инде 170ләп заказ кабул иткәннәр, шуның 80ләбе район газетасына. Бүгенге көндә бу авыллардагы 90 йорт район газетасын алдыра. Югары Кармалка халкына матбугат басмаларын - Мария Сайбатдалова, Түбән Кармалкада – Любовь Курмыгина, Чумачкада Фәридә Хәлиуллина тарата.

-Хат ташучыларым барысы да тәҗрибәле, авыл халкы арасында хөрмәтле кешеләр, - ди элемтә бүлекчәсе начальнигы Людмила Денисова. - Алар газета-журналларга яздыру кампаниесе башлану, акцияләр турында алдан хәбәр итәләр. Йортларда булып, заказ карточкаларының күбесен алар тутыра, халык шулай күнеккән.

Түбән Кармалкадан Иван Сидоров, Анотолий Овсянников, Александр Жигловлар һәрвакыт 5-6 басма алдыра. Югары Кармалкадан Екатерина Багомолова, Мария Романова, Чумачкадан Нәкыйбә Батдалова һәм Фәридә Потемкиналар да 4-5 төрле газета-журналга язылалар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Кармалка