Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Сосновкада Ак бүредән килгән кунакларны кыйнаганнар

01 Шимбә көнне, 13 августта янгынчылар ике тапкыр юлга кузгалган. Иске Элмәле авылында шәхси хуҗалыкларның берсендә гараж, ә Якты Тау поселогында иске мәктәп бинасы янган. Ут чыгуның сәбәпләре ачыклана. 02 Үткән атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 43 хәбәр кергән. Шул вакыт аралыгында 3 җинаять эше кузгатылган. Сосновкада билгесез кешеләр Яңа Чишмә...

01 Шимбә көнне, 13 августта янгынчылар ике тапкыр юлга кузгалган.

Иске Элмәле авылында шәхси хуҗалыкларның берсендә гараж, ә Якты Тау поселогында иске мәктәп бинасы янган. Ут чыгуның сәбәпләре ачыклана.
02 Үткән атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 43 хәбәр кергән. Шул вакыт аралыгында 3 җинаять эше кузгатылган.
Сосновкада билгесез кешеләр Яңа Чишмә районының Ак Бүре авылыннан 1976 елгы ирне һәм аның балигъ булмаган улын кыйнаганнар.
Югары Кәминкәдә билгесез кешеләр 8 һәм 11 августта бер шәхси хуҗалыкның ике сарыгын урлап киткәннәр.
Кузай-Нурлат юлының Керкәле авылы янындагы җирендә берәү машина салоныннан 26 мең сум акча һәм банк картасы чәлдергән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 80 (берсе - машина белән исерек килеш идарә иткән), участок инспекторлары һәм башка хезмәткәрләр 11 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Ашыгыч медицина ярдәменә үткән атнада тәүлеккә уртача 20гә якын чакырту кергән. Фельдшерлар янгын урынына да барганнар. Иске Кадидан бәхетсезлек очрагында җәрәхәт алган малайны больницага китергәннәр. Берничә кеше көнкүрештә җәрәхәт алган, дүрт кеше ОРВИ белән чирләгән.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 30лап заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сосновка авылы Ак бүре Якты Тау авылы