Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Штрафларын түләмәүче чирмешәнлеләр рәшәткә артында утыра

Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата хәзер штрафлар зур, аларны түләүдән качып йөрүчеләр дә күп. Бүген район суд приставлары бүлегендә ЮХИДИ штрафларын түләмәүчеләр буенча 584 эш бар (ел башында 2172 булган). Суд приставлары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, бурычларны түләтү буенча актив эш алып баралар, еш кына рейдлар үткәрәләр. -ЮХИДИ штрафларын түләмәүчеләргә,...

Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата хәзер штрафлар зур, аларны түләүдән качып йөрүчеләр дә күп. Бүген район суд приставлары бүлегендә ЮХИДИ штрафларын түләмәүчеләр буенча 584 эш бар (ел башында 2172 булган).

Суд приставлары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, бурычларны түләтү буенча актив эш алып баралар, еш кына рейдлар үткәрәләр.
-ЮХИДИ штрафларын түләмәүчеләргә, түләүдән качып йөрүчеләргә карата шактый катгый чаралар куллана, - ди район суд приставлары бүлегенең өлкән суд приставы Роза Гайнетдинова. - Әйтик, быел гына да штрафларын тиешле вакытта түләмәгән дүрт чирмешәнле 15 тәүлеккә кадәр рәшәткә артында утырып чыктылар.
Быел спиртлы эчемлекләр кулланып машина белән идарә иткән өчен 48 кешегә 30ар мең сум штраф бирелгән булган. Аларның 30сы бүгенге көнгә аны түләгән, калганнары -юк.
Штрафларын түләмәүчеләрне ирекләреннән мәхрүм итү турында карар кабул иткәндә бурыч күләме зур роль уйнамый икән. Кайбер машина хуҗаларын 500 сум штраф өчен дә рәшәткә артына озатырга мөмкиннәр. Штрафлар буенча әҗәтләре булучыларның милкенә арест салу чарасы да кулланыла.
Административ җаваплылыкка тартылган машина йөртүче штрафын 60 көн эчендә түләргә тиеш. Әгәр дә вакытында түләмәсә, ул административ җаваплылыкка тартыла. Нәтиҗәдә, машина хуҗасына салынган штраф күләме ике тапкырга арттырыла яисә ул 15 көнгә кадәр ирегеннән мәхрүм ителә. Суд тарафыннан билгеләнгән мәҗбүри эшләрнең вакыты 50 сәгатькә кадәр җитәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штраф ЮХИДИ суд

2
X