Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Шешминка умартачылары бал аерта

Юриннарның умарта кортлары быел да тырышлар - бал өлгергән дә. Әмма бу татлы ризыкны урнаштыру кыен, аның әле былтыргысы да калган. Шешминка авылында яшәүче Татьяна Юринаны тәҗрибәле умартачы дип була. Бүген Юриннарның 35ләп баш умартасы бар. -Умарталарыбызны үзебезнең бакчада тотабыз,- ди Татьяна Дмитриевна. - Без бит Шешминканың Амур өлешендә торабыз,...

Юриннарның умарта кортлары быел да тырышлар - бал өлгергән дә. Әмма бу татлы ризыкны урнаштыру кыен, аның әле былтыргысы да калган.

Шешминка авылында яшәүче Татьяна Юринаны тәҗрибәле умартачы дип була. Бүген Юриннарның 35ләп баш умартасы бар.
-Умарталарыбызны үзебезнең бакчада тотабыз,- ди Татьяна Дмитриевна. - Без бит Шешминканың Амур өлешендә торабыз, ә монда инде хәзер бер-ике йортта гына кеше яши.
Якташыбыз әйтүенчә, умартачының эшен тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Ел саен диярлек умарта ояларын өлешчә яңартырга, искеләрен чистартырга, ремонтларга, рамнар куярга, аерылып чыгарга җыенган күчне ничек тә ычкындырмаска, төрле авырулардан да сакларга кирәк.
-Умарталарны тиешенчә тәрбияләмәсәң, карамасаң, балсыз да калырга мөмкин,- ди хуҗабикә. - Бал аерта башладык инде. Былтыргы кебек үк, бал күп чыга. Сыйфаты да яхшы. Быел юкә дә чәчәк аттты. Гомумән, минемчә, бал кортлары өчен ел яхшы. Һава температурасы да туры килде. Балны аертабыз, әмма аны урнаштыру проблемасы бар шул. Безнең әле узган елдан калган балыбыз да шактый. Бу юнәлештә умартачыларга дәүләт ярдәме булсын иде дә бит, аннан соң, бәлки, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр саны да артыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка