Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Шешминка кешесе үз туганын кыйнап акчасын алган

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. 135нче янгын частеннан белешүебезчә, янгын коткару хезмәте белгечләре 8 сентябрь көнне район үзәгендәге Техническая урамында булган юл-транспорт һәлакәтенә чыкканнар. Кызганыч, диспетчерлыкка ялган чакырулар да кергән. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 30 гариза һәм хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган. Туганын кыйнап,...

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән.

135нче янгын частеннан белешүебезчә, янгын коткару хезмәте белгечләре 8 сентябрь көнне район үзәгендәге Техническая урамында булган юл-транспорт һәлакәтенә чыкканнар. Кызганыч, диспетчерлыкка ялган чакырулар да кергән.
02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 30 гариза һәм хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган.
Туганын кыйнап, аңардан аракыга 3700 сум акча даулап алган Шешминка авылы кешесенә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.
Билгесез кешеләр Түбән Кәминкә авылындагы вагоннан эчендә 30500 сум акчасы булган барсетка урлаганнар.
Яңа Элмәле авылы кешесенең ВАЗ-2114 автомашинасын "чишендергәннәр". Караклар магнитола, аккумулятор һәм машина документларын алып киткән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 48, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 17 кешегә карата административ беркетмәләр төзегәннәр.
03Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмен 42 тапкыр чакыртканнар. Фельдшер әйтүенчә, бу көннәрдә көнкүрештә алган имгәнүләр белән 9 очрак теркәлгән, ОРВИ белән авыручылар да шулкадәр. Күпчелек чакыртулар кан басымы югары булудан интегүчеләр янына.
04 5нән 12 сентябрьгә чаклы арада, аннан алдагы атна белән чагыштырганда, газ хезмәте белгечләрен ике тапкыр чакыртканнар. Күрәмсең, көннәр салкынайта төшкәнлектән, кайберәүләр җәен "ял иткән" газ мичләрен кабызып җибәрә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка янгын часте юлтранспорт һәлакәте