Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Севастьяновлар гаиләсе – зур гаилә

Чирмешәндә яшәүче Светлана һәм Сергей Севастьяновлар үзләренең ике балалары янына ятим калган тагын өч баланы сыендырганнар. Безнең районда бүген 24 гаиләдә тәрбиягә алынган 48 бала яши. - Чит кеше баласын тәрбиягә алуның бик җаваплы һәм мөһим адым икәнлеген моңа теләк белдергән һәр кешегә җиткерергә тырышабыз. Кызганычка каршы, тәрбиягә бирелүче балаларның...

Чирмешәндә яшәүче Светлана һәм Сергей Севастьяновлар үзләренең ике балалары янына ятим калган тагын өч баланы сыендырганнар.


Безнең районда бүген 24 гаиләдә тәрбиягә алынган 48 бала яши.

- Чит кеше баласын тәрбиягә алуның бик җаваплы һәм мөһим адым икәнлеген моңа теләк белдергән һәр кешегә җиткерергә тырышабыз. Кызганычка каршы, тәрбиягә бирелүче балаларның күпчелегенең физик һәм психик яктан сәламәтлекләре какшаган була. Кемдер, җитди сөйләшүләрдән соң, уйлап, бу адымнан баш тарта, кайберәүләр үз теләкләрендә нык тора, - ди опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Флера Рәхимҗанова.

Чирмешәндә яшәүче 30 яшьлек Светлана Севастьянова опека һәм попечительлек бүлегенә килеп, өч баланы тәрбиягә алырга теләк белдергәч, Флера Мансур кызы аңа да ашыкмаска, кат-кат уйларга, балаларны тәрбиягә алган гаиләләр белән очрашып сөйләшергә киңәш бирә. Әмма һөнәре буенча педагог Светлана Ильинична үз көченә ышана, карарын үзгәртми.
Кеше дөньяга үз бәхете белән туа, диләр. Кызганычка каршы, язмыш аяусыз... Шешминка авылында туган Катя, Миша, Дима "приют"ның нәрсә икәнен бик яшьли беләләр. "Яшел елан" белән дуслашкан әниләре сабыйларын ана назыннан мәхрүм итә, ә соңрак гүр иясе була. Әтиләрен дә ата-ана хокукыннан мәхрүм итәләр. Өч баланы балалар йортына җибәрү мәсьәләсе килеп баса. Бу турыда Мордва Афонькәсендә яшәүче Ольга Варкичева да ишетеп ала. Һәм ул балаларны үзенә алып калырга ниятли. Бу уен кызы светланага да сөйли. Шуннан соң светлана әти-әнисе белән, күчтәнәчләр алып, ятим калган, әле приютка китмәгән, ялгыз гына яшәүче балалар янына юл тоталар.

"Беренче күрүдә үк балаларны ошаттым,- ди Светлана. - Шунда ук аларны башка беркая җибәрмәскә, үзебезгә алып кайтырга теләк туды. Әни каршы килмәде. Ирем Сергей да ризалашты, ул бик миһербанлы кеше, үзе дә ишле гаиләдә туып үскән".

Сергей белән Светлана Чирмешәндә бик матур, бик зур кирпеч йортта яшиләр. Ул вакытта әле аларның беренче уллары Кирилл гына була.

Севастьяновлар ятим балаларны Әлки приютыннан 2011нче елны алып кайталар, ә бер айдан икенче уллары Филипп дөньяга килә. Бүген Севастьяновлар, Варкичевлар зур, тату гаилә булып яшиләр. Катя, Миша, Дима дәресләрдән соң ашыга-ашыга өйләренә кайталар. Монда аларны көтеп торалар. Әйе, кырыс язмыш икенче яктан сөендереп куярга мөмкин.

"Бүген мин алардан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Кайчак авылга китәләр дә, алар авылны бик яраталар, өй тынып, буш кала",- ди хуҗабикә.

- Светлана, балалар күп булгач, аның авырлыклары да аз түгелдер? - дим.

- Катя, Дима, Миша - бик әйбәтләр. Аларда усаллык юк. Беренче мәлне еш авырыйлар иде, хәзер юк. Укулары да яхшыра.

Спорт белән шөгыльләнергә яраталар. Миңа өй эшләрендә булышалар, - ди Светлана. - бер генә зур проблемабыз бар - безгә су килеп җитми. Җәй көне дә, кыш көне дә сусыз тилмерәбез. Кая гына мөрәҗәгать итмәдек, файдасы юк. Керләр юу үзе бер проблема. Мунчага авылга йөрибез. Беркөнне шулай биш баланы машинага утыртып кайтканда полиция хезмәткәрләре туктатты. Шул кадәр бала утыртып йөрергә ярамый, дип орыша да башлаганнар иде. Бөтенесе үземнеке, нишлим соң инде дигәч, берсүзсез җибәрделәр. Тормыш булгач, төрлесен күрәсең".

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined шәфкатьлелек