Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Шешминка мәктәбе, капиталь ремонттан соң, кабат ачылды

Шешминка мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен 1 сентябрь икеләтә бәйрәм булды. Бу көнне капиталь ремонттан соң мәктәп янә үз ишекләрен ачты.

 

-Мәктәп бик матур, якты, иркен, биредә белем алучыларга ул гел шатлыклы мизгелләр генә китерсен, алган белемнәрегез җәмгыятьтә үз урыныгызны табарга  һәм кешеләргә файда китерерлек булсын иде. Илебезнең, республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт, - диде тантанада катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

 

Казаннан килгән кунак, республиканың Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Кобелев та шешминкалыларны  Белем көне уңаеннан котлады, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын да җиткерде.

Шешинка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов һәм Чирмешән урманчылык җитәкчесе Алмаз Мутыйгуллин бәйрәмгә буш кул белән килмәгәннәр. Алар бүген беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче сабыйларга кирәк-яраклар тутырылган сумкалар бүләк иттеләр.

Федераль программа нигезендә башкарылган ремонтка 33 миллион сум чамасы акча тотылган. Идән, түшәм, стена, ишек-тәрәзәләр барысы да заманча, җылылык, су, канализация линияләре дә яңартылган, яңа җиһазлар, матур пәрдәләр кабинетларга матурлык өсти. Спорт белән шөгыльләнергә дә мөмкинлекләр арткан, бәйрәмнәр үткәрү өчен актлар залы да бар.

Быел мәктәптә 33 укучы белем алачак, беренче сыйныфка биш бала кергән.

-Улыбыз беренче сыйныфка укырга керде. Аның шундый матур мәктәптә белем алуына без бик шат. Кабинетлары якты, иркен. Сыйныфта бишәү булганнарына да сөендек, чөнки әлегә кадәр беренчегә бер-ике бала гыны килде, - диделәр улларын Данилны мәктәпкә озатып килгән Галина һәм Геннадий Петряковлар.

40 елдан артык Шешминка мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан Екатерина Зубова да яңа төс алган бинаны, кабинетларны исе китеп карап йөреде.

-Без мондый шартлар турында хыялланмадык та, - диде Екатерина Семеновна. – Иске, агач бинада укыттык. Авылдашларым өчен мин бик шат. Мәктәп булса, авыл яши әле, дигән сүз.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Гөлсирә Шәрифулинна видеосы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев