Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Рөстәм Миңнеханов Югары Кәминкәгә дә килергә ышандырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чирмешән районында урак барышы белән танышты, иген кырларын карады, район үзәгендә төзелгән мәдәни үзәкне ачу тантанасында да катнашты. -Сездән башка, кырларда башка кеше эшләмәс, егетләр, - диде Президент авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән "Чирмешән АГРО" һәм "Агропродукт" җәмгыятьләре басуларында очрашу вакытында....

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чирмешән районында урак барышы белән танышты, иген кырларын карады, район үзәгендә төзелгән мәдәни үзәкне ачу тантанасында да катнашты.

-Сездән башка, кырларда башка кеше эшләмәс, егетләр, - диде Президент авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән "Чирмешән АГРО" һәм "Агропродукт" җәмгыятьләре басуларында очрашу вакытында.
-Быел сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга субсидия бирәчәкбез, көзге чәчү вакытында минераль ашламалар белән булышырбыз.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Рөстәм Миңнехановны урак, терлек азыгы әзерләү барышы белән таныштырды, алар монда вертолетта килешли дә авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшен күзәткәннәр.
"Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыяте җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина, Югары Кәминкәдәге "Ильхан" җәмгыяте җитәкчесе, биредә яңа терлекчелек комплексын төзетүче Ильяс Хәнәфиев Президенттан авылларда аренда торагы төзелешендә ярдәм сорадылар. Алар бу эшкә инде күптән заявка да биргән булганнар.
Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне контрольгә алырга ышандырды. Быел зур булышлык мөмкин түгел, чөнки, Президент әйтүенчә, бик күп ресурслар тузган торак программасына җибәрелгән.
Ильяс Хәнәфиев Президентны кунакка да чакырды. Рөстәм Миңнеханов тәкъдимне кабул итте, районга янә килгәндә "Ильхан"га да барырга эш планына кертергә, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына әлеге җәмгыятькә таналар алуда булышу җаен табарга да кушты.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин бүген авыл хуҗалыгы дәүләт тарафыннан һичкайчан булмаган кадәр ярдәмгә мохтаҗ, дип саный: "Быел без бюджетны 2378 миллиард сум итеп якладык. Ләкин безнең ил өчен бу һаман да бик аз. Бу хакта мин бер дә кыенсынмыйча Россия Президенты Владимир Путинга, премьер-министр Дмитрий Медведевка әйттем. Без илнең авыл хуҗалыгына ярдәмне күпкә арттырырга һәм аңа чыгымнар триллион сумнар тәшкил итәргә тиеш. Менә шул вакытларда россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсе шәһәрдә дә, авыл җирендә дә сизелерлек яхшырыр. Дәүләт Думасында мин нәкъ шулар белән шөгыльләнәм".
("Безнең Чирмешән" газетасында, 2016нчы елның 27 апрель санында басылды).
Чирмешәндәге мәдәни үзәкне дә ошатты, барысын да үзе карап йөрде республика җитәкчесе.
-Мондый үзәкләр талантларны ачу өчен кирәк, мондагы кебек ЗАГС та кирәк, - диде ул.- Әле төзелешләр тагын булыр. Алга китеш өчен сездә мөмкинлекләр күп.
Татарстанда мәдәни яктан әһәмиятле объектлар төзү программасы гамәлгә ашырыла. Ул республиканың һәр районында һәр елны кимендә бер авыл клубын төзүне күздә тота. Программа эшли башлаганнан бирле 140 авыл клубы файдалануга тапшырылды. 2015 нче елдан башлап, Татарстан клуб, полиция участок уполномоченные пункты, китапханә, ФАП, почта бүлекчәсе, җирлек Советы да урнашучы күпфункцияле үзәкләр төзи башлады. Узган елда шундый 42 үзәк салынды.
Чирмешән лицее янындарак төзелгән яңа объект - мәдәни үзәккә яшьләр дә, олылар да килә ала. Бинада 3D форматында фильмнар күрсәтүче, 30 урынга исәпләнгән кино, шулай ук күргәзмәләр һәм хореография заллары, берьюлы 40 кеше шөгыльләнерлек түгәрәкләр бүлмәләре һәм чирмешәнлеләргә аеруча кирәк - ЗАГС залы урнаша.
Фойеда дискотекалар оештырырга планлаштыралар. Җиһазлар, музыка аппаратлары алынган, коммуникацияләр эшли.
Мәдәни үзәкне заманча материаллар кулланып салдылар, тирә-юнен дә төзекләндерделәр. Бина тирәсендә быел утыртылган аллы-гөлле чәчәкләр тамыр җибәрде. Монда машина белән дә ансат кына килергә мөмкин, туктап, көтеп тору өчен юл, асфальтлы иркен мәйдан бар.
Авыл территорияләрен үстерү - Татарстанның социаль - икътисади сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Авыл кешеләре өчен инфраструктураны, социаль сфераны үстерү, уңайлы шартлар тудыруга зур игътибар бирелә.
Авылда күпфункцияле мәдәни үзәкләр төзү республика программалары кысаларында былтыр 42 клуб ачылган, 2016 нчы елга тагын 45 клуб салу планлаштырылган. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары да ачылып тора. Белгечләрне җәлеп итү өчен аграр вузлар тәмамлаучыларга ярдәм итү программасы кабул ителгән, эшли. Анда бер тапкыр түләү һәм ай саен өстәмә түләүләрне дә күздә тотыла. Авылда яшь белгечләр өчен торак төзелә. Республикада 30 уникаль социаль программа гамәлдә. Илдә катлаулы икътисади шартларга карамастан, Татарстанда әлеге программаларның берсе дә кыскартылмады.
ФОТОРЕПОРТАЖ: http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/10572-tatarstan-prezidentyi-chirmesh%D3%99nd%D3%99-fotoreportazh.html
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Рөстәм Миңнеханов эш визиты