Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Район укытучылары – марафон җиңүчеләре

“Татнет үсеш фонды” милли-мәдәни берләшмәсе һәм Татарстан китап нәшрияты оештырган әдәби марафон онлайн-проектында катнашкан укытучыларыбыз финалга узганнар һәм Диплом белән бүләкләнгәннәр.

Түбән Кәминкәдән Гөлназ Мәссарова, Иске Кадидан Галия Моксинова, Лашманнан Ралия Газыймҗановалар өч атна дәвамында, көн саен татар телендә матур әдәбият укып, аннан иң кызыклы өзекләрне Интернетта ВК битләрендә урнаштырганнар. Өч йөз кеше катнашкан республика  бәйгесенең онлайн-проекты финалында безнең якташлар да бүләкләнүе куанычлы. Бәйге җиңүчеләре кичәгә чакырылган татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашканнар, автографлар белән китаплар да алганнар.

Әлеге әдәби марафон Интернетта татар телен киң тарату һәм татар матур әдәбиятын популярлаштыру максатыннан квартал саен уздырыла.  1 апрельдән әдәби марафон кабат башлана.  Татар теленең үсешенә һәм милләтебезнең сакланышына өлеш кертергә теләүче якташларыбыз анда да катнаша ала.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев