Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Полиция хезмәткәре Дагыстанга командировкага китте

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы полиция бүлекчәсе  тагын бер хезмәткәрен - җинаятьләр эзләү бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры  Илнар Җиһаншинны Төньяк Кавказга,  Дагыстан республикасына алты айга хәрби командировкага озатты. Чирмешән егете  Илнар Илфак улы барырга үзе теләк белдергән.

Якташыбыз Дагыстанның Унцукул районындагы Шамилькалада җәмәгать тәртибен саклауда катнашачак. Заманында Ирганайский ГЭСын төзүчеләр тарафыннан нигез салынган һәм 1990 елда Шамил имам исемен йөртә башлаган поселок ул.

Илнар Җиһаншин  2001нче елдан башлап безнең районнан Төньяк Кавказга җибәрелгән уналтынчы  хезмәткәр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев