Полиция ветераннары Кәбиров урамында өмә уздырганнар
Безнең районда

Полиция ветераннары Кәбиров урамында өмә уздырганнар

Чирмешәннең полиция ветераннары район үзәгендә, Амур ягында урнашкан Мирсәет Кәбиров урамында өмә уздырганнар.

-Без урам башында якташыбыз истәлегенә куелган стела тирәсен җыештырдык, - диде ветераннар Советы җитәкчесе Наилә Мәссарова.- Әйләнә-тирәне чүп-чардан арындырдык, тротуарны чистарттык. 12 ел элек куркыныч җинаятьчене тоткарлаганда, граната шартлап, 40 яшендә һәлак булган милиция майорын, хезмәттәшебез Мирсәет Кәбировны шулай искә алдык.

 

Наилә Мәссарова фотолары


Нет комментариев