Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлавы

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле чирмешәнлеләр!

Сезне олы бәйрәм - Җиңү көне белән тәбрик итәм. Быел без миллионлаган кешеләрнең гомерен алып киткән, һәр гаиләгә кара кайгы китергән, узган гасырның иң канкойгыч сугышы тәмамлануның 73 еллыгын билгеләп үтәбез.

Бүген без тиңдәшсез һәм аяусыз сугышларда батырлык һәм чыдамлылык күрсәткән, тылда фидакарьләрчә хезмәт иткән ветераннарыбызга бик рәхмәтле.

Җиңү миллионнарча гомерләр бәрабәренә яуланды. Безнең районнан фронтка 19852 кеше китте, шуларның 8534се әйләнеп кайта алмады. Без сугыш афәтен кичергән өлкән буын кешеләренә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез, аларның толларының, тыл хезмәтчәннәренең тормыш шартларын яхшырту өчен мөмкин булганның  барысын да эшлибез.

Җиңү көне - зур әхлакый әһәмияте, берләштерү көче булган бәйрәм һәм безнең илдә аны һәрвакыт олылап искә алачаклар. Хөрмәтле ветераннарыбызның - бөек традицияләрнең тере шаһитларының хәзерге яшьләргә йогынтысы бәяләп бетергесез:  Бөек Ватан сугышы турында хәтерне саклау - киләчәк буыннарны әхлакый һәм хәрби-патриотик тәрбияләүдә, җиңүчеләр мирасына хөрмәтле мөнәсәбәт булдыруда зур ярдәм.

Кадерле чирмешәнлеләр! Тантаналы бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, бәхет, имин тормыш, күкләребезнең тыныч һәм аяз булуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев