Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Мәктәпкә – үлән чапкыч

"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе старт алгач, күп еллар элек Бәркәтә урта мәктәбен тәмамлаган ир-егетләр дә моңа битараф калмыйлар, ярдәм кулы сузалар. Укытучылар, техник хезмәткәрләр Мәсхүт Сабиров (Әлмәт шәһәре) биргән акчага алнгын буяу белән бинага косметик ремонт ясаган. Бинаның эчен һәм коймаларын буягач, ул нык матураеп киткән. Мәктәп директоры Рәшит...

"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе старт алгач, күп еллар элек Бәркәтә урта мәктәбен тәмамлаган ир-егетләр дә моңа битараф калмыйлар, ярдәм кулы сузалар.

Укытучылар, техник хезмәткәрләр Мәсхүт Сабиров (Әлмәт шәһәре) биргән акчага алнгын буяу белән бинага косметик ремонт ясаган. Бинаның эчен һәм коймаларын буягач, ул нык матураеп киткән. Мәктәп директоры Рәшит Гыйнванов буяу сатып алуга үз акчаларын да тоткан. Наил Мостафин белем йортына газон чапкыч бүләк иткән. Гел кирәк әйбер. Ә Фаяс Мнһаҗев балаларны музыкаль аппаратура белән сөендергән. Мәктәп коллективы һәм укучылар мәрхәмәтле авылдашларына бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Яңа уку елы башлана