Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Әмир авылына килен төште

Әмирдән Ралия һәм Дамир Хәйруллиннар йортына килен төште. Аларның уллары Ранис хәләл җефете Гөлинәне Түбән Чегодайдан алып кайтты.

Дөресрәге, килен кеше Себер ягында туган, әмма әти-әнисе үзебезнекеләр, әтисе - Әмирнеке, әнисе – Түбән Чегодай авылыннан. Яшьләр туйларны авылда үткәрсәләр дә, әлегә үзләре эшли торган Себер якларында төпләнмәкчеләр.

139 хуҗалыклы һәм 314 кеше яшәүче Әмир авылында бу быел тәүге туй. Агымдагы елда монда ике бала  туган.

фото: Гөлшат Әгъләмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев