Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмирдә яшәүче Газетдиновларда каз өмәсе оештырганнар

Соңгы елларда район авылларында кош-кортны күпләп асрыйлар. Кемдер тавык – бройлерларга өстенлек бирә, башкасы үрдәк – мулард сатып ала, казларга тугры калучылар да бихисап.

Көз җитеп, җир туңдыруга, хәзер кар катламы ятканны  көтеп тә тормыйлар, йорт саен зур-зур суыткычлар тора, авылларда каз өмәләре башлана.

Әмир авылында да каз – үрдәк асраучы гаиләләр шактый күп. Кайберәүләр, кеше мәшәкатьләмичә, аларны урнаштырганнар да инде. Ә менә Әнисә һәм Ренат Газетдиновларда узган шимбә көнне каз өмәсе оештырганнар.

Газетдиновлар гаиләсе озак еллар Түбән Кама шәһәрендә яши, лаеклы ялга чыккач, алар Әнисә Әсхәт кызының (редакциядән: кыз фамилиясе Дәүләтшина) туган авылына, әти-әнисенең нигезенә кайтырга ниятлиләр.

-Ике елга якын авылда яшибез, - ди Әнисә апа. – Авылга кайтканыбызга үзебез генә түгел, туганнар да сөенә.  Йортыбыз да төзек, нык әле. Туган җирдә яшәү рәхәт. Авылдашлар, күршеләр бик әйбәт. Тавыклар, казлар асрыйбыз, урын иркен бит, бер авырлыгы юк. Әле менә  көтмәгәндә  казларны  йолкышырга авылдашлар да килде. Бик күңелле булды, җырлап – җырлап эшләдек.  Авыл хатыннары бик уңган. Эшне тиз арада башкардык, ахырдан табын көйләп бергәләшеп чәй эчтек. Үзенә күрә бер бәйрәм булды. Форсаттан файдаланып, булышчыларга рәхмәтемне дә җиткерәм.

Шәһәрдән кайткан гаиләгә шундый күңелле “каз өмәсен” Әмир авылының “Ак калфак” җәмгыяте хатын - кызлары махсус оештырганнар икән.

Гөлшат Әгъләмова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев