Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Майор Кәбировны искә алу кичәсенә Чирмешәнгә Миңнеханов та килде

2009 нчы елның 23 декабрендә кораллы җинаятьчене тоткарлаганда милиция майоры Мирсәет Кәбиров һәлак булган иде. Район халкын тетрәндергән әлеге вакыйгадан соң биш ел гомер үткән. -Улыбыз бик уңган иде, агач эшеме, тимернекеме, нәрсәгә тотынса да кулы эшкә ятып торды. Нинди эш булса да сәгате белән кайтып җитте, безгә гел булышып...

2009 нчы елның 23 декабрендә кораллы җинаятьчене тоткарлаганда милиция майоры Мирсәет Кәбиров һәлак булган иде. Район халкын тетрәндергән әлеге вакыйгадан соң биш ел гомер үткән.

-Улыбыз бик уңган иде, агач эшеме, тимернекеме, нәрсәгә тотынса да кулы эшкә ятып торды. Нинди эш булса да сәгате белән кайтып җитте, безгә гел булышып яшәде. Йомшак күңелле, башка балаларыбыз өчен үрнәк олы абый иде. Шулар барысы да искә төшә дә, бик авыр булып китә,-диләр Мирсәетнең Кызыл Ярда яшәүче әти-әнисе Мирсәяф абый белән Фидания апа. Аларны бу атнада Чирмешәнгә, улларын искә алу чараларына дәшкәннәр...
Моннан биш ел элек районның милиция хезмәткәрләре өчен 23 декабрь иртәсе гадәти эш көне булып - "разводлар", "планеркалар" белән тыныч кына башланып китә. Тик иртәнге уннардан соң милициянең кизү бүлегенә Шентала районының Тимәш авылында бер җинаятьченең безнең ике милиция хезмәткәрен яралавы хакында хәбәр ирешә. Әлеге җинаятьчене тоткарларга иптәшләре - Әнфәс Насыйбуллин һәм Ринат Гайнуллин белән бергә "УАЗ" автомашинасында Мирсәет Минсаяф улы да кузгала. Чирмешән районы чигендә куркыныч җинаятьченең эзенә төшәләр.
-Ул безнең таләп буенча пистолетын читкә ташлады һәм үзе җиргә ятты. Бераздан шартлау яңгырады. Мин борылып караганда, Әнфәс яраланган, ә Мирсәет җирдә ята иде. Аның янына барып изүен ачып җибәргәч, кыйпылчыкның йөрәгенә эләккәнен аңладым. "И, Аллам!" - Мирсәетнең үләр алдыннан соңгы сүзе шул булды, - дип сөйләде район мәдәният йортында узган чарада мәрхүмнең хезмәттәше, ЮХИДИ хезмәткәре Ринат Гайнуллин. Әлеге операция вакытында граната шартлаткан җинаятьче үзе дә үлә.
Мирсәет Кәбиров - ул вакытта яңа гына 40 яшен тутырган, киләчәккә зур планнар корып яшәгән гаилә башлыгы. Туган авылы Кызыл Ярда җирләнгән батыр якташыбызның ике кызы ятимә, ә хатыны Тәкъзимә тол кала.
23 декабрь көнне Чирмешәндә Мирсәет Мирсаяф улын зурлап искә алдылар. Хезмәт бурычын үтәгән вакытта һәлак булган милиция хезмәткәрләре истәлегенә полиция бинасы каршындагы мемориалга венок куелды. Анда Мирсәет Кәбиров да барельефы бар.
Бу көнне Чирмешәнгә республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов махсус килгән. Ул, район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин һәм полиция хезмәткәрләре район үзәгенең Мирсәет Кәбиров урамындагы стелага да чәчәкләр куйдылар. Мирсәет яшәгән 8 Март урамы хәзер аның исемен йөртә.
Һәлак булганнан соң "Батырлык ордены" белән бүләкләнгән якташыбыз истәлегенә оештырылган чарада Мирсәет хакында ролик караганда күпләрнең күзләре яшьләнде. Әнә ул фотосурәттә гаиләсе белән - балаларын шәһәргә паркка алып барган, икенчесендә авылда әти-әнисе янәшәсендә төшкән, район үзәгендә үзе төзеп өлгерткән йорты, шулай ук үзе ясаган ачык бассейн янында бәхетле мизгелләр. Хезмәттәшләре белән табын артында, эш урынында төшкән сурәтләр.
Фоторәсемнәр арасында батырның граната кыйпылчыгы тишкәләгән милиция хезмәткәре таныклыгы да бар.
-Әле чара башланыр алдыннан гына Мирсәетнең әти-әнисе белән сөйләшеп тордык. Балаңны югалту - әти-әни өчен зур хәсрәт. Шундый батыр егет тәрбияләп үстергән өчен рәхмәт аларга. Мирсәетнең гаиләсенә дә сабырлык телибез. Республикабызда мондый югалтулар киләчәктә булмасын иде, - диде чарада чыгыш ясаган Рифкат Миннеханов. Ул каһарман якташыбызның балаларына "Кыш бабай" күчтәнәчләре дә алып килгән.
Мирсәет Мирсәяф улының бергә эшләгән иптәшләре сәхнәгә чыгып, аны искә алып сөйләделәр. Күреп-ишетеп торабыз, мәрхүм хезмәттәшләренең гаиләсен, әти-әниләрен ярдәмнәреннән ташламыйлар. Молодцы. Мирсәетнең хатыны Тәкъзимә шуның өчен барысына да рәхмәтле. Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин киләчәктә дә әлеге гаиләгә булышлыкка ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан ЮХИДИ майор

2
X