Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Машина йөртүчеләрне участок инспекторлары да тоткарлый

01 Янгын-коткару хезмәтенә үткән атнада хәвефле хәбәрләр кермәгән. Бу хакта 135нче янгын частеннан белештек. 02 Бер атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 19 хәбәр кергән. Өч юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, барысында да матди зыян бар. Кармыш һәм Яшәүче авыллары арасында электр линияләре өзелгән. Бәхеткә, зыян күрүче кешеләр юк. Район үзәк больницасына Чирмешәндә яшәүче...

01 Янгын-коткару хезмәтенә үткән атнада хәвефле хәбәрләр кермәгән. Бу хакта 135нче янгын частеннан белештек.

02 Бер атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 19 хәбәр кергән.
Өч юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, барысында да матди зыян бар.
Кармыш һәм Яшәүче авыллары арасында электр линияләре өзелгән. Бәхеткә, зыян күрүче кешеләр юк.
Район үзәк больницасына Чирмешәндә яшәүче көнкүрештә җәрәхәт алган ир-ат мөрәҗәгать иткән: үзе әйтүенчә, сул кулбашын ялгыш пыяла белән кискән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 36 кешегә, участок инспекторлары юлда йөрү тәртибен бозган 12 йөртүчегә һәм 23 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 20гә якын чакырту кергән.
-Югары температуралы өлкән яшьтәгеләр һәм балалар янына чакыртулар күбәйде, - диде фельдшер Римма Андреева. -Шимбә-якшәмбе көннәрендә ОРВИ белән чирләүчеләр янына 15 тапкыр бардык. Хроник авыручылар да еш чакырта.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 40 заявка үтәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция участок инспекторлары янгын сүндерүчеләр