Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Марат Әхмәтов чирмешәнлеләрне яхшы һава торышы белән котлады

Сезне яхшы яңгырлар, яхшы һава торышы белән котлыйм. Әмма тынычланырга ярамый, дымның кадерен белегез!

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Чирмешән районындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, җирлекләр башлыклары белән очрашуны шулай дип башлады.

Министрны уҗым культураларының торышы борчый икән, өметсез участокларны тизрәк чәчеп куярга кирәк.

-Бу яктан проблемалар юк, орлык җитә, чәчүне тагын бер атнадан төгәлләячәкбез, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. –Тиешленең 65 процент өлешендә чәчкечләр узды да, соңгы көннәрдә уртача 2 шәр мең гектарда чәчә алдык.

Районда көздән чәчелгән 14 мең 500 гектардагы уҗым культураларының 52 проценты, 7 мең 500 ләп гектары тернәкләнә алмый, андый участокларда сабанашлык культуралары чәчәләр.

Очрашуда катнашучылар кече фермалар төзелешенә, сыерларга, гомумән, мал, кош-корт алуга субсидия бирүләре өчен, министрга, республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр. Марат Әхмәтов әйтүенчә, мондый ярдәм тагын булачак. Көзге чәчүдә кулланылган орлык өчен субсидия бирү, ташламалы ягулык китерүгә бәйле сораулар буенча мәсьәләне әле өйрәнәсе бар. “БИО АГРО” җәмгыяте нефтьчеләрнең Чирмешәндәге элеккеге базасын сатып алуга кагылышлы соравын җиткерде, министр бу хәлне чишүдә дә үзеннән тиешлене эшләячәген, булышачагын белдерде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев