Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашманда яшәүче ветеран ел саен 6-7 басмага языла

Башка элемтә бүлекчәләре белән чагыштырып караганда, Лашман элемтә бүлекчәсендә киләсе елның беренче яртыеллыгында алдыру өчен, матбугат басмаларына заказ бирүчеләр әлегә күп түгел.

-Бүгенгә план 50 процентка үтәлде, 625 данә басмага заказ алынды, - диде Лашман элемтә бүлекчәсе начальнигы Рушания Миһманова. – “Безнең Чирмешән” газетасына 130 квитанция тутырдык. Күпчелек ташламалы язылу декадасын көтә. Кайберәүләр инде күптән заказ карточкалары тутырып киттеләр. Лашманлылар арасында газета-журналларны бик тә яратып укучылар бар. Әйтик, Фәрит Гайнетдинов һәр яртыеллыкта 6 -7 басма алдыра. Күршеләре әйтүенчә, Фәрит абый көн саен почта тартмасын ачып карый. Пенсионер Тәлгать Исхаков та 5-6 басмага языла. Форсаттан файдаланып, Әмир авылында туып үскән эшмәкәрләргә – бертуган Әгъләмовларга рәхмәтемне җиткерәсем килә. Узган елны алар 40 кешене - авылдашларын район газетасына яздырдылар.

Бүген Лашман һәм Әмир авылларының 250 йортына район газетасы килә. Биредә хат ташучылар тырышып эшлиләр, газета-журналларны вакытында тараталар.

-Зөлфирә Фәттахова бу эшне инде 6 елдан артык башкара, халык белән уртак тел таба белә, авылдашлар да аны бик хөрмәт итәләр, - диде үзе дә бу эштә 25 елга якын хезмәт куючы бүлекчә начальнигы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев