Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашман мәдәният йорты Наил Шәйхетдинов исемен йөртәчәк

Лашман авылы мәдәният йортына Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов исеме бирелде.

Әлеге уңайдан авыл мәдәният йортында зур чара оештырылды. Анда танылган мәрхүм артистның гаиләсе, туганнары, хезмәттәшләре, гомумән, якташыбызның иҗатына битараф булмаган кешеләр килгән иде.

- Бүген безнең районда бик зур бәйрәм. Наил Шәйхетдинов районныбызның һәм республикабызның энҗе бөртеге. Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан Лашман авыл мәдәният йортына Наил Шәйхетдинов исеме бирелде, - диде тантанада катнашкан район җитәкчесе Рамил Айбатов.

Рамил Тәлгать улы шушы көннәрдә генә 50 яшьлек юбилеен үткәргән, әтисе юлын дәвам итүче, Наил Шәйхетдиновның кызы Миләүшәне туган көне белән котлады, аңа бүләкләр һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Мәшһүр якташыбыз Наил Шәйхетдинов 1941 елның 1 мартында Лашман авылында туган. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Наил Шәйхетдинов анда 50 ел эшләү дәверендә төрле пландагы 200дән күбрәк роль башкарган.

- Сезнең матур бинагызга искиткеч шәхеснең исеме кушылды. Наил абый турында сәгатьләр буе сөйләргә була, ул киң күңелле, җор телле, сабыр кеше иде. Минем Лашманга элек тә кайтканым булды, әмма бу юлы ашкынып кайттым, чөнки мондый вакыйга бик истәлекле, кирәкле. Үзебезгә генә түгел, балаларыбызга кирәк, - диде бәйрәмдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия  театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.  

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов та бүгенге чарада лашманлыларны котлап, авыл мәдәният йортына һәм районга татар театрының тарихын чагылдырган китаплар бүләк итте.

- Минем өчен дә, безнең гаилә өчен дә, менә шул авыл клубына, без яшь чакта дискотекаларда биегән, кинолар караган клубка әтиемнең исемен бирү иң зур бүләк. Рәхмәт сезгә, якташларым, - диде Миләүшә Наил кызы. -Бүген чирмешәнлеләр безнең белән кайткан актерларны үзләренең кунакчыллыклары белән шаккатырдылар. Киләчәктә дә менә шулай бер-береңә ихтирамлы, мәрхәмәтле булып калырга, тыныч яшәргә язсын иде.

Белешмә. Миләүшә Шәйхетдинова Татарстанның атказанган артисты. Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты. Ул 1972 елның 9 октябрендә Казан шәһәрендә туган. 1995 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый. Студент чагында Г.Камал театры спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнаша. Бүген ул театрның әйдәп баручы артистларының берсе. Сәхнәдә тормышчан яши белүче артистка.

Миләүшә 2 яшеннән сәхнәгә чыга. “Беренче ролегезне хәтерлисезме?” – дип сорагач: “Әйе, 2 яшемдә “Туйлар узгач” дигән спектакльдә катнашкан идем,” - диде.

- Мин хыялланып яшәмим, нинди рольне бирәләр, шуны җиренә җиткереп башкарырга тырышам, әтием дә шулай иде, - ди актриса.

Шул ук көнне, әлеге истәлекле вакыйгалар  уңаеннан, Г. Камал театры артистлары Наил Шәйхетдинов исемендәге Лашман авыл мәдәният йортында Миләүшә Шәйхетдинова катнашында “Мәхәббәт FM” комедиясен күрсәттеләр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев