Лашман авылыннан Мөбарәкшиннар гаиләсе сайлау участогына  сигезәү килделәр
Безнең районда

Лашман авылыннан Мөбарәкшиннар гаиләсе сайлау участогына сигезәү килделәр

Кода-кодагыйлар, кияү-киленнәр, оныклар: Мөбарәкшиннар сайлауда өч буын катнашты.

Авыл мәктәбендә укытучы булып эшләүче Раушания һәм Илдар Мөбарәкшиннар шушы рәвештә “Бөтен гаилә белән сайлауларга!” акциясенә кушылган.

-Әнием Рәисә, Раушаниянең әти-әнисе – Минҗамал әби белән Һади бабай,  ике балабыз, киленебез – ил башлыгын сайларга сигезәү килдек. Балаларыбыз сайлау яшендә булмасалар да, аларны да иярттек: ничек сайларга икәнлеген белеп-күреп үссеннәр дибез, аларны яшьтән тәрбияләү кирәк. Быел гына  түгел, участокка башка сайлауларга да шулай җыйнау килергә тырышабыз, безнең гаиләдә сайлау - бәйрәм. Гадәттә, тавыш биргәннән соң табын корып утырабыз, тик быел сайлау көннәре уразага туры килде. Илебезнең матур киләчәген теләп тавыш бирдек, - диде гаилә башлыгы Илдар Мәсхүт улы.

Мөбарәкшиннар гаиләсе сайлау участогында бирелгән браслетлар белән фотога да төшкән.


Нет комментариев