Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашманда ЮХИДИ инспекторына кул күтәргәннәр

Лашман авылында автомобиль йөртүче һәм аның пассажиры ЮХИДИ инспекторына һөҗүм иткәннәр.

Узган елның сентябрь аенда ЮХИДИ инспекторлары Лашман авылында төнлә бер сәүдә үзәге янында торучы һәм дәүләт теркәү номеры булмаган транспорт чарасына юлыгалар.

Инспектор автомобиль йөртүченең документларын тикшермәкче була, ләкин руль артында утыручы яшь ир-ат полиция хезмәткәренең таләпләрен үтәүдән баш тарта, автомобильдән чыкмый. Аның каравы машинаның арткы утыргычыннан пассажир килеп чыга. Салмыш хәлдә булган ир-егетләр үзләрен бик агрессив тоталар. Низаг зурга китә, автомашинадан чыккан йөртүче һәм аның дусты полиция хезмәткәренә кул күтәрәләр, аны җиргә екмакчы да булалар.

Юл инспекторы телефоннан полиция хезмәткәрләрен чакырта һәм аек булмаган хәлдәге егетләрне полиция бүлегенә алып китәләр.

Суд барышында машина йөртүче үз гаебен танымый, моңа карамастан аның гаебен зыян күргән инспектордан һәм шаһитлардан алынган мәгълүмат раслый.

-Суд карары нигезендә гаеплене ике елга (шартлы рәвештә) ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде, - дип хәбәр иттеләр район судыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев