Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашманда яңа туган Реналь гаилә бюджетын 50 мең сумга арттырган

Лашман авылында яшәүче Лилия Һәм Раушан Шәйхетдиновларның 26 сентябрьдә беренче балалары – уллары Реналь дөньяга килгән.

Лилия Туймәттә туып үсә, мәктәпне тәмамлагач, Казанда аграр университетында икътисадчы һөнәрен үзләштерә һәм туган ягына кайта. Лашман егете Раушан бу вакытта инде крестьян – фермер хуҗалыгы оештырып, үз эшен башлаган була. Яшьләр 2016 нче елның җәендә гаилә коралар. Бүгенге көндә яшь гаилә Лашманда, ирнең әти-әнисе янында яши.  

-Мин  авылда яшәүчеләр өчен бирелә торган 50 мең сум турында район газетасыннан укып белә идем, - ди яшь әни. – Әүвәл социаль яклау бүлегенә барып, нинди документлар кирәкләген төгәл белдем. Анда минем паспорт, баның туу турында һәм никахлашу турында таныклыклар сорадылар. Өстәмә түләү алу өчен кирәкле документларны китердем, бер ай дигәндә күрсәтелгән счетка акча күчте дә. Пособие акчасына әлегә ниләр алачагыбызны белмибез, әмма аны улыбыз өчен кирәк-ярак алуга тотарбыз дип уйлыйбыз.

Исегезгә төшерәбез, авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызлар - 50, өченче баласын 28 яшькәчә тудырган әниләр 100 мең сум өстәмә түләүгә дәгъва кыла ала. Ике очракта да төп шарт булып, хатын-кызның авылда өч ел яшәве тора.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев