Лагерка авылы юлында капиталь ремонт башланды
Безнең районда

Лагерка авылы юлында капиталь ремонт башланды

Лагерка авылына керү юлын ремонтлауга керештеләр. Белгечләр әлегә аның тузган, иске асфальтын кырып ала.

-Капиталь ремонт кысаларында юлның нигезе ныгытылачак. Хәрәкәт куркынычсызлыгы максатында юл кырыйларын (откосларны) сөзәгрәк итү дә планлаштырылган. Берничә урында су торбаларын алмаштырачакбыз һәм яңа асфальт түшәячәкбез, - диде “Татавтодор” автомобиль юллары идарәсенең райондагы участогы начальнигы Исхак Әбүнәгыймов.

Исхак Әбүнәгыймов фотолары 


Нет комментариев