Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кызыл Чишмә авылында берәүнең абзарын “чистартканнар”

11-17 ноябрьдә район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда элек кылынган кырын эшләр буенча 4 җинаять эше кузгатылган. Полициянең участок уполномоченныйлары 7 административ беркетмә төзегәннәр.

01 Районның янгын-коткару хезмәтләре өчен узган атна тыныч узган. 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте һәм ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым посты диспетчерлыкларына ут һәм юл казалары хакында хәбәрләр булмаган.

02 11-17 ноябрьдә район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул иткәннәр.

Бу чорда элек кылынган кырын эшләр буенча 4 җинаять эше кузгатылган. Полициянең участок уполномоченныйлары 7 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында матди зыян белән 2 юл-транспорт һәлакәте булган. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 66 очрагы теркәлгән, бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Кызыл Чишмә авылындагы бер хуҗалык абзарыннан билгесез кешеләр эретеп ябыштыру аппараты, мотоблок, бензопычкы һәм башка кораллар урлап чыкканнар. Тикшерү бара.

Металл торба урлаган өчен Түбән Кәминкә авылы кешесенә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Кыйналу һәм үтерү белән янаулар хакында полициянең кизү частенә 4 гариза кергән.

03 Узган ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә ОРВИ белән авыруның 12 очрагы теркәлгән. Халык әлеге чирдән зарланып, бигрәк тә якшәмбе көнне еш килгәннәр. Фельдшерларны ике көн эчендә барлыгы 44 тапкыр чакыртканнар.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 35 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ мичләрен, плитәләрен төзәтү һәм көйләү белән бәйле.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X