Күтәмә авылы мәдәният йортында озакламый капиталь ремонт башлана.
Биредә төзелеш эшләрен “Татнефть” җәмгыяте гранты акчаларына башкарырга планлыйлар. 1964 елда төзелгән мәдәният учагын 20 миллион сум акчага тулысынча яңартмакчылар.
-2014 елда бина тышланган, шуннан бирле аңа төзүчеләр кулы тимәгән, - диде Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Наил Сабиров. – Ремонттан соң мәдәният йортының эче дә матурланачак, электр, су, канализация, җылылык челтәрләре яңартылачак. Ишекләр, тәрәзәләр, түшәм, идән, стеналар да алмаштырылырга тиеш, түбәсен төсле профнастил белән ябу да планлаштырыла.
фото: Кадыр Гумеров
Нет комментариев