Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күтәмәдә абзар янган

Ут узган җомга көнне төнге уникеләрдә чыккан. Янгын сүндерү машиналары килеп җиткәндә, абзарның печән тутырылган тезмәсе инде ялкын эчендә була. Белгечләр әйтүенчә, ут казасының сәбәбе - электр җиһазларын дөрес тоташтырмау. -Быел безнең районда 14 янгын теркәлде, ут 10 корылманы юк итте, - ди янгын күзәтчелеге хезмәтенең Яңа Чишмә һәм Чирмешән...

Ут узган җомга көнне төнге уникеләрдә чыккан. Янгын сүндерү машиналары килеп җиткәндә, абзарның печән тутырылган тезмәсе инде ялкын эчендә була. Белгечләр әйтүенчә, ут казасының сәбәбе - электр җиһазларын дөрес тоташтырмау.

-Быел безнең районда 14 янгын теркәлде, ут 10 корылманы юк итте, - ди янгын күзәтчелеге хезмәтенең Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча баш белгече Андрей Фомин. - Янгыннарның күпчелеге төзек булмаган электр үткәргечләреннән, морҗалар һәм мичләрдән чыкты. Югары Кәминкәдә, яшен сугып, бер абзар янды. Ә бер очракның ахыры бөтенләй фаҗигале: янгында бер якташыбыз һәлак булган иде. Әлеге бәхетсезлекнең сәбәбе исә - тәмәке тартканда сак булмау. Гомумән, мондый сәбәп белән ил буенча ел саен 2500ләп кеше дөнья куя.
Креслога, диванга утырып, йоклар алдыннан ятакта тәмәке тарту аеруча куркыныч, бигрәк тә исерек хәлдә. Ташлап калдырылган, пыскып ятучы төпчек ут казасы чыгарырга мөмкин. Сүндерелмәгән тәмәкене чүп чиләгенә ташлар алдыннан, яки көл коя торган савытларны бушатканчы, аларга су салырга кирәк, дип киңәш итә янгын күзәтчелеге белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Андрей Фомин Күтәмәдә янгын