Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Красная Полянада утын мичләре дә бар әле

Заманында җитмешкә якын йортлы Красная Поляна поселогында бүген 9 йортта 19 кеше яши. Аларның икесе мәктәптә укый, берсе киләсе елда беренче класска барачак, калганнары – пенсионерлар, олылар.

-Поселогыбыз бик матур, әмма бездә күңелсез,- ди Иске Котыш мәктәбенең сигезенче сыйныфында укучы Елизавета Шохина. -Мәктәптән соң, һөнәр алгач, Самарада төпләнермен кебек.

Елизаветаны гаепләп булмый, яшереп торасы юк, бүгенге хәлен күргәч, Красная Полянаның киләчәге өмет уятмый. Поселокта кибет, ФАП, клуб, ферма юк. Су челтәрләре турында хыялланасы да түгел.

Олы юлның авылга кадәр алып килүче өлешеняхшылап ясый алмаганнар, 600 метр чамасы ара – кыр юлы кебек кенә.

-Моннан берничә ел элек аны ясатырга проект та эшләтә башлаганнар иде, әмма, средстволар бирелмәгәч, юл кәгазьдә генә калды шул, - ди Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин. -Бүген бу эшне башкару безнең генә кулдан да килми. Ә зиратның коймаларын яңарттык.

Поселокка кергәндә иң кырый йортка тукталдык. Монда Пигачевлар яши икән. Владимир янәшәдәге газ бүлү станциясендә эшли, дежур тора. Ә хатыны өйдә генә, аңа эш юк. Шөгыльсез түгел, бу гаилә ике сыер асрый, кош-кортлары да бар, дуңгызлар симертәләр. Кирәк-ярак артыннан бару өчен иске мотороллерларын кабызалар. Өй яннарында байтак утын хәстәрләнгән. Мунчага ягу өчен.

Пигачевлар өч бала үстерәләр: бер кызлары читтә, икенчесе кызлары мәктәптә укый, кечкенә малайлары киләсе елда беренчегә барачак.

-Элек Красная Поляна гөрләп яшәде, - ди Владимир Пигачев. -Утыз еллар элек күпчелек якын-тирә шәһәрләргә китте, әллә ничә гаилә Самара өлкәсендә. Без калдык инде, ведомство йортында торабыз.

Поселок урамнарында сиртмәле әллә ничә кое бар. Зинаида Михайловна Пигачевалар да суны боҗралар төшерелгән тирән коедан алалар.

-Яңгырлар яумагач, быел коеда су аз, - ди 82 яшьлек ветеран. -Бәрәңге дә азрак булды. Печәнне җитәрлек әзерләдек. Өебездә газ бар, әмма утын ягылучы мичне сүтмәдек, анда ипи пешерәм. Умарталар да тотабыз.

Монда Иске Котыштан килен булып килгән Зинаида Михайловна. Ире мәрхүм. Җиде бала үстергәннәр, бар да исән-сау. Икесе янында. Читтәгеләре азык-төлек, кирәк-ярак алып кайталар. Башка вакытта Иске Котышта бар да бар. Пигачевларның үз терлекләре дә шактый. Сыерлары, дуңгызлары, тавыклары тук. Поселокта иркен бит, сыерларны, бозауларны болында арканлап кына куялар.

...Красная Поляна урамнарында, кызганыч, хозурланып йөри торган түгел. Бөтен җирне шайтан таягы, әрекмән, кычыткан баскан, “исән“ дип әйтерлек йортлар тирәсе дә җыештырлмаган. Алар моңа күнеккән бугай, матурлыкка битарафлар. Кая монда кайбер авыллардагы сыман чәчәк газоннары?! Читкә киткәннәр поселок белән элемтәдә түгел бугай – иске, кыйшайган йортлар янында сукмак та юк. Һаман чүп үләне генә.

Могҗизага өмет аз. Урман кырыендагы, табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан, Иске Котыштан өч километр ераклыктагы, инде 85 еллыгы узган Красная Поляна 100 яшенә җитәр микән?!

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев