Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Красная Полянада район газетасы - көтелгән кунак кебек

“Безнең Чирмешән“ (“Наш Черемшан“) газетасына, 2020 елның беренче яртысында алдыру өчен, язылу дәвам итә. Район газетасына 1700 заказ карточкасы тутырылган да.

Ульяновка элемтә бүлекчәсендә йөз тирәсе   заказ карточкасы бар, шуларның яртысыннан күбрәге район газетасына. Хат ташучылар бу ярты елда “Наш Черемшан”ны 150 гаиләгә тарата.

-Бүлекчәдә подписка кампаниясен Римма Дютина һәм Наталья Молоткина ачып җибәрделәр. Алар гел беренчеләрдән булып газета-журналларга язылалар, - ди  Ульяновка элемтә бүлекчәсе начальнигы Надежда Елистратова.

Иске Котыш элемтә бүлекчәсендә киләсе елның беренче яртысында газета-журналлар алдырырга теләүчеләргә 100 гә якын  квитанция тутырганнар, 71се - район газетасына. Хат ташучылар  Валентина Фадеева һәм Татьяна Дорофеева бу ярты елда “Наш Черемшан”ны 105 гаиләгә илтәләр. Алар бик тырышып эшлиләр, подписка вакытында һәр йортка кереп, газета-журналларга яздыралар.

-Халык, нигездә, район газетасына теләп языла. Хәтта сигез  йортлы Красная Поляна авылында да алты гаилә “Наш Черемшан”ны алдыра, - ди элемтә бүлекчәсе начальнигы Надежда Борисова. – Берничә матбугат басмасына  заказ бирүчеләр дә бар. Әйтик, Котыштан Александр Митякин һәм Иван Семаев гел 4-5 квитанция тутыралар.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев