Красная Полянадан Артемны автобус йөртә
Безнең районда

Красная Полянадан Артемны автобус йөртә

Иске Котыш авыл җирлеге составындагы Красная Поляна авылында хәзер 7 йортта 15 кеше гомер кичерә.

Авылның иң кече кешесенә – Татьяна һәм Владимир  Пигачевларның уллары Матвейга 2 яшь. Бу бәләкәчнең абыйсы Артем исә Иске Котыш мәктәбенең 4 нче сыйныфында укый, аны – авылда мәктәп яшендәге бердәнбер баланы мәктәпкә автобус йөртә. Малайларның ике апалары  читтә яшиләр. Җирлек җитәкчелеге әйтүенчә, Пигачевлар ике баш савым сыеры асрыйлар.

Марат Гомәров фотосы

 


Нет комментариев