Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Кояшлы” лагеренда янгын сүндерү машинасы нишләп йөргән?

Узган атнада “Кояшлы” балалар ял лагеренда машиналары белән янгын сүндерүчеләр күренде. Бәхеткә, ут казасына түгел, әлеге техниканы монда ял итүче малайларга, кызларга күрсәтергә генә алып килгәннәр.

Янгыннан ничек сакланырга, ут белән шаяру нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Районның янгын күзәтчелеге инпекторлары, 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте белгечләре бу хакта балаларга бәйнә-бәйнә аңлатты. Әмма лагерьда ял итүчеләрне янгын сүндерүчеләрнең киемнәрен киеп карау, кызыл машинаның ничек эшләве күбрәк кызыктырды: кабинага да менеп карадылар, мигалкаларны да кабыздылар... Янгын сүндерүче абыйлары аларга бу яктан бүген бөтен ирекне бирде, сөйләгәннәр генә үтемле булсын, иң мөһиме -  балаларның яллары тыныч, имин узсын, ут-күз чыкмасын.

Бәхеткә быел андый бәла-казалар булмады, ә менә узган елның шул чорында балаларның ут белән шаяруы аркасында районда  ике янгын чыгу очрагы теркәлде.

Андрей Фомин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X