Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Коронавирус чирен кисәтү өчен Чирмешән районында кирәкле барлык чаралар да күрелә

Соңгы вакытларда безнең районга коронавирус чире белән бәйле уңышсыз территорияләрдән килгәнкайткан 53 кеше табиблар күзәтүендә булды. Аларның 28еннән күзәтү алынды, 25е әле дә күзәтелә. Бүген андыйлар арасыннан медицина ярдәме сорап район үзәк больницасына килүче юк.

-Чит илләрдән кайтучылардан унынчы көнне коронавирус инфекциясенә тикшерү өчен мазок алу оештырылды, тикшерелгән 19 кешенең дә анализ нәтиҗәләре яхшы булды, - ди район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. –Коронавирус чире ачыкланган очракта, районда аның таралуына юл куймас өчен барлык чаралар да эшләнә.

Ачык респиратор йогышлы инфекциягә, шул исәптән коронавирус инфекциясенә шик булган очракта, медицина ярдәме күрсәтү буенча безгә Әлмәт үзәк больницасының йогышлы чирләр бүлекчәсе төп провизор госпиталь булып тора.

Диспансер күзәтүендә булган, шул исәптән онкологик чирлеләр, йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системасы авырулы пациентлар, коронавирус чирен таратмау чараларын исәптә тотып, 2-52-54 телефон номеры буенча регистратурага яки үз участок терапевтына – гомуми практика табибына, шулай ук ашыгыч ярдәм бүлекчәсенә – 03, 2-58-95 номерларына шалтырата алалар. ОРВИ яки башка авыру симптомнары булганда, пациент табибны өенә чакырта ала. Кирәк очракта дару препаратларын дистанцион яздыртып алу һәм китереп бирү мөмкин.

Бүген район үзәк больницасында үпкәләрне ясалма сулыш алдыру өчен 6 аппарат бар. Больница кирәкле саклану чаралары белән тәэмин ителгән.

Район халкына изоляция таләпләрен үтәргә һәм өйдә генә торырга киңәш итәбез. Поликлиникага бик кирәк очракта гына бару зарур.

28 апрельгә (2020 ел) Татарстанда коронавирус 697 кешегә йоккан, бу чирдән бер кеше үлгән.

Россиядә әлеге инфекциянең 93 мең 558 кешедә булуы беленгән, аңардан 867 кеше үлгән.

Дөнья күләмендә коронавирусны 3 миллионнан күбрәк кеше йоктырган, 211 кеше үлгән.

Бу көннәрдә, бәйрәмнәр вакытында да өйдә генә торыйк! Коронавирусны бергәләп кенә җиңеп була!

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев