Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Комиссиянең эше кызу

Сабан туе быел да кызык, эчтәлекле, хәвеф-хәтәрсез үтәргә тиеш. Район Сабан туен үткәрү буенча комиссия алдында шундый максат тора. - Быел Сабантуйны ачу тантанасында - композициядә 200гә якын кеше катнашачак, - ди муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, комиссия рәисе Наил Сабиров. - Төп мәйданда инде берничә...

Сабан туе быел да кызык, эчтәлекле, хәвеф-хәтәрсез үтәргә тиеш.
Район Сабан туен үткәрү буенча комиссия алдында шундый максат тора.


- Быел Сабантуйны ачу тантанасында - композициядә 200гә якын кеше катнашачак, - ди муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, комиссия рәисе Наил Сабиров. - Төп мәйданда инде берничә көн дәвамында репетицияләр бара. Стадионны матурлау, чистарту бурычы да тора. Шул максаттан, монда өмәләр үткәрәбез. Атлар чаба торган юлны-трассаны тәртипкә китерергә кирәк.

Быел да ат узышлары Сабантуй башланганчы үткәреләчәк.

Бәйрәмне оештыручылар программага берничә яңалык та кертергә ниятлиләр. Бу да сер булып калмасын - мәйданда дискотека оештыру, фейерверк аттыру планлаштырыла.

Сабан туе күпчелек авылларда 8 июньдә узачак. Бәркәтәдә, Кармышта, Лашманда, Иске Кадида, Утыз Имәндә, Иске Үтәмештә, Урманасты Үтәмештә, Туймәттә, Югары Кәминкәдә, Кара Чишмәдә һәм Түбән Чегодайда милли бәйрәмебезгә әзерлек бара. Кунаклар Яңа Элмәлегә дә бара ала, Сабан туе монда да үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Тиздән – Сабантуйлар