Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәй зиратында ремонт дәвам итә

Әлеге авыл зиратында ремонт күптәннән башланган, байтак эш башкарылган, ләкин барын да оештырып йөрүче ветеран Федор Трофимовның планнары зур.

Федор Ильич әйтүенчә, 1921-1922 елларда бу авылда ачлык аеруча зур зыян сала, 1922нең язында гына да 885 мәет җирләнә (чагыштыру өчен: бүген Әккәрәйдә 753 кеше яши). 2006нчы елны туганнар каберенә мәрмәр плитә куелган. Бу изге гамәл дә Федор Трофимов тырышлыгы белән тормышка аша.

Тынгысыз якташыбыз моның белән генә тынычланмый. Ачлык елларында гомерләре өзелгән хөрмәтенә куелган һәйкәл-обелискны яңарталар. Каберлеккә коймалар буйлап килүче сукмакка, байтак арада, брусчатка җәелгән. Боларны халыктан җыелган үзсалым акчасына һәм иганәчеләр биргән акчага башкаралар.

Монда бүген тәртип, җыештырылган, чүп үләннәре чабылган, чәчәкләр утыртылган.

-Менә шул өч туганнар каберлекләрен мәктәп, мәдәният йорты һәм балалар бакчасы коллективлары карап тора, -ди Федор Ильич.- Үзем дә гел монда, килгән саен чүп үләннәрен утыйм, җыештырам. Зиратта тротуарны җәеп бетерергә кирәк. Гыйбадәт кылу урыны да ясарга хыялланам. Монда халык еш килә, ерактан кайтучылар да бар, туганнарын, якыннарын искә алалар, шуңа күрә утырып торырга эскәмияләр дә артык булмас иде.

Аның проектлары да әзер, белгечләрдән эшләткән. Моңа средстволар табыштырасы бар. Болардан тыш Федор Трофимов тагын бер проект ясаткан. Анысы авыл кырыена авыл исеме өч телдә (чувашча, русча, татарча) язылган аншлаг урнаштыруга бәйле.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев