Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәй авылыннан Трофимовлар гаиләсе беренче балаларына 50 мең сум акча алачак

Әккәрәй авылыннан Трофимовлар гаиләсенең 8 гыйнвар көнне уллары Трофим туган. “Демография“ милли проекты кысаларында дәүләт аларның тәүге баласына 50 мең сум акча да бүләк итәчәк.

Балалары тугач, Елена һәм Александр Трофимовлар авыл җирендә яшәүче әниләргә беренче туган балалары өчен бер тапкыр бирелә торган түләүне алуга социаль яклау бүлегенә гариза язганнар.

Мәгълүм булганча, 2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда 25 яшькә кадәр беренче балаларын тапкан әниләргә 50 мең сум акча түләү хакында карар кабул ителгән иде. Ә 29 яшькә кадәр өченче балаларын табучылар 100 мең сум ала.

Районның социаль яклау хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, узган, 2020 елда районда 32 гаилә шундый түләүләр алган: 28е - беренче, дүртесе – өченче балаларына. Гомумән, әлеге карар гамәлгә кергәннән бирле, районда 124 авыл гаиләсе, шуларның 101е – беренче балага, 23 се өченче бала өчен түләүләргә ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев