Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кияү кеше сүгенгән, тавыш чыгарган, савыт-саба ваткан

Район судында үз туганына кул күтәреп өйдә гауга чыгаручыларга карата кузгатылган административ эшләр дә еш карала.

Әлмәт шәһәреннән Түбән Чегодай авылындагы төп йортына кунакка кайткан Фәнис Минхәеров анда әнисенең хәлен белергә килгән ир туганы белән очраша. Әмма исерек хәлдә булган Фәнис күрешүгә әллә ни сөенми, киресечә, туганын кимсетә башлый һәм аның битенә суга. Моның өчен район суды тәртип бозучыны 7 тәүлеккә административ кулга алу җәзасы карары чыгара.

Бәкер авылында яшәүче Марсель Хайров төнлә Югары Кәминкә авылына килә, анда аның хатыны үз әнисе янына кунакка кайткан була. “Яшел елан”нан кызган ир кычкыра башлый, сүгенә, савыт-саба вата, йоклап яткан яшь баласын – кызын куркыта.

Хулиганлык кылган өчен, су Хайровка штраф җәзасы биргән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев