Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кирәкле ярдәм

Сентябрь аенда гына да районда 20ләп кеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче кредиттан файдаланган. Бәркәтәдән Гөлия һәм Фәнис Морзахановлар шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә кредитны август аенда гына алган. - Кулланучы кредитын файдаланган бар иде, ә мондыен әле беренче тапкыр гына оформить иттек, - ди Гөлия Морзаханова. - 100 мең сум кредит...

Сентябрь аенда гына да районда 20ләп кеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче кредиттан файдаланган.

Бәркәтәдән Гөлия һәм Фәнис Морзахановлар шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә кредитны август аенда гына алган.
- Кулланучы кредитын файдаланган бар иде, ә мондыен әле беренче тапкыр гына оформить иттек, - ди Гөлия Морзаханова. - 100 мең сум кредит акчасына ике баш мөгезле эре терлек һәм мал азыгы алдык. Мал асрарга теләк бар, ә башлангыч капитал юк иде. Кредит - безнең кебек яшь гаилә өчен яхшы ярдәм.
2013 ел дәвамында 260 райондашыбыз ташламалы кредит алган. Аларга райондагы банклардан 62 миллион сум акча бирелгән. Ә үткән тугыз айда ташламалы кредит алучыларга федераль бюджеттан - 3 миллион 753 мең сум, ә республикадан 230 мең сум субсидия акчасы кайтарылган.
Чирмешәннән Мәдинә һәм Илдар Гатиннар терлек абзары төзү өчен быел 200 мең сум ташламалы кредит алганнар.
- Йорт төзеп кердек, ә абзарыбыз юк иде. Шуңа без дә ташламалы кредиттан файдаланырга булдык, - ди хуҗабикә Мәдинә Гатина. - Рәхмәт, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә дә, банкта да безгә барысын да аңлаттылар, ярдәм иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined