Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

"Халык контроле"на язгач Чирмешәндә җәяүлеләр юлы ясадылар

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталындагы "Халык контроле" бүлегендә агымдагы елның алты аенда безнең районнан дүрт мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның икесе хәл ителгән, берсе буенча эш планлаштырылган.

Монда кергән  барлык мөрәҗәгатьләр дә тикшерелгәннән соң гына, порталда бастырыла һәм тиешле министрлыкларга җибәрелә. Башкарылган эш-гамәлләр, күрелгән чаралар турында сайтта мәгълүмат урнаштырыла.

Технический белән Титов урамнары киселешендә җәяүлеләр юлы кирәклеге турындагы хәбәр игътибарсыз калмаган, монда юлны ясадылар да.

Татарстан урамында бер баганадагы яктырткыч дөрес урнаштырылмаган дигән хат буенча да чаралар күрелгән. Ә менә Газизуллин урамында өстәмә яктырткычлар кирәклеге турындагы  хәбәр буенча эш планлаштырылган гына әле.

Берәү Татарстан урамыннан Бакча урамына борылганда сул якта үсүче үсемлекләр хәрәкәткә комачаулый, дип язган.  Бу хәбәр  "нигезле кире кагу" ("мотивированный отказ") билгесен алган, чөнки шәхси йорт территориясендәге куаклар һәм чыршы агачлары юлдан тиешле ераклыкта утыртылган.

"Халык контроле"нә һәр кеше хәбәр юллый ала. Моның өчен, иң беренче чиратта, ТР дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк. Аннан соң тиешле категорияне сайлау, картада проблема булган урынны билгеләү, төгәл адресны күрсәтү һәм кыскача гына борчыган мәсьәләнең эчтәлеген язу сорала. Фото беркетү тагын да яхшы, ул проблеманы бер карашта ук ачыкларга мөмкинлек бирә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев