Сыерларга вакцинация кирәкме-юкмы?
Сыерларга вакытында ясалган вакцинация мал сәламәтлеген генә түгел, кеше сәламәтлеген дә кайгырта. Ул лейкоз, бруцеллёз авыруларын кисәтә. Шулай ук котыру, себер язвасы, тилчә (ящур), йогышлы авыруларны да үзвакытында ясалган вакцина тоткарлый.