Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Керкәледә бер көнне ике мәет җирләгәннәр

Күптән түгел Керкәледә җаннарны тетрәндерерлек хәлләр булды. Бер көнне бу авылда 78 яшьлек әби янгында һәлак булса, аның 23 яшьлек оныгы машина астына ташланып үлә.

Район полиция хезмәткәрләре бу уңайдан ашыгып нәтиҗә ясарга тырышмыйлар. Аңлашыла да, әлегә  тикшерү тәмамланмаган. Шулай да беренчел мәгълүматлар буенча түбәндәгеләр билгеле. Бу авылда  әбисе янында яшәүче  23 яшьлек егет больницада дәваланып кайта. Ул психик яктан сәламәт булмый. Көзге якта авыруы көчәеп киткән. Өстәвенә, соңгы вакытта, тикшерүчеләр әйтүенчә,  егет табиблар билгеләгән даруларны  да эчмәгән. Шуңа аның үз-үзен тотышы үзгәрә. Әбисе бу хакта шәһәрдә яшәүче кызына, егетнең әнисенә дә хәбәр итә. Бу шалтыратудан соң әби телефонны алмый. Аптырагач, егетнең әти-әнисе юлга чыгалар. Әби һаман да телефонга җавап бирми.

 -Тикшерү барышында ачыкланганча, авыруы көчәйгән егет әбисенең күзен пычак белән яралаган, аннан аның өстенә  бензин сибеп һәм ут төртеп өйдән чыгып йөгергән. Олы юлда ул  Зәйдән Саратовка баручы җиңел машина астына ташлана һәм шунда ук һәлак була, - ди  район полиция бүлекчәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Илнар Җиһаншин.

Әбине дә, оныкны да авыл зиратында җирләделәр. Якыннарына, туганнарына Ходай сабырлык бирсен.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X